Милли проектлар
17 декабрь 2024, 13:46

"Экология" милли проектына йомгак ясалды

Республиканың алты шәһәрендә 56 гектар чүплек юкка чыгарылган.

"Экология" милли проектына йомгак ясалды"Экология" милли проектына йомгак ясалды
"Экология" милли проектына йомгак ясалды

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә “Экология” милли проектына йомгак ясадылар. Милли проект кысаларында өч федераль– “Чиста су”, Уникаль су объектларын  саклау” һәм “Каты коммуналь калдыклар белән мөгаләмәдә комплекслы эш”  проектлары гамәлгә ашырыла.

2023 елның декабрендә “Чиста су” федераль проекты кысаларында Дәүләкән, Благовещен, Баймак һәм Сибай шәһәрләрендә, 2024 елның сентябрендә Стәрлетамак һәм Күмертау шәһәрләрендә санкцияләнмәгән дүрт чүплекне юкка чыгардык, - диде республиканың табигать белән файдалану һәм экология министры вазифаларын башкаручы Нияз Фазылов. – Аларны чистарту эше 2022 елда башланган иде, 500 мең кешенең тормышын җиңеләйтеп, 56 гектар чүплек юкка чыгарылды.

Законсыз чүплекләрне юкка чыгару өчен 2 млрд сума кча бүленгән. Шуның 1,5 млрд сумы – федераль казнадан.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас