+21 °С
Болытлы
Башкортстан компаниясе республиканың гарантия фонды ярдәме белән заманча җиһаз сатып алырга өстәмә финанс чыганаклары алган. Оешма “Лизинг МСП” акционерлар оешмасы белән льготалы ставкада 55,9 млн сумга лизинг килешүе төзегән.
2015 елда оешкан “Авиация өчен двигательләр” инновацион компаниясе пилотсыз очу аппаратларына, җиңел һәм үтә җиңел авиация өчен двигательләр эшләү белән шөгыльләнә. 2018 елдан компания “Сколково” фондының резиденты булып тора.
Чыганак: pravitelstvorb.ru