Күпер өчен субайлар урнаштырдылар.
Әлшәй районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелә торган күпергә субайлар урнаштырып бетерделәр. Бу хакта Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Күпернең озынлыгы 50 погон метрдан артып китә. Ул М5 — Чишмә — Аксен — Кыргыз-Миякә юлында Идрис авылы янында урнашкан. Бу юл терәк юл челтәренә керә һәм Асылыкүлгә, табигать паркына алып бара.
2024 елда“ Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" проекты буенча бу юлның 4,5 чакрымын ремонтлаганнар. Күпердә ремонт эшләрен киләсе, 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.