Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 декабрь 2024, 13:32

Инвесторлык хуплана

Ярдәм чаралары гадиләштелерә.

Инвесторлык хуплана
Инвесторлык хуплана

Ярдәм чаралары гадиләштелерә.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте «Октябрьскхиммаш»  ҖЧҖ белән инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү турында килешү төзеде. Ул – нефть-газ секторы предприятиеләренә, шул исәптән импортны алыштыру кысаларында, кече диаметрлы җөйсез торбалар җитештерү буенча инвестиция проекты инициаторы буларак чыгыш ясый. Предприятие Октябрьский шәһәрендә урнашачак. Инвестор 311 млн сум кертергә һәм предприятиедә 30 яңа эш урыны булдырырга ниятли.

- Килешү инвесторга кирәкле дәүләт ярдәме чараларын гадиләштерелгән һәм тизләтелгән форматта күрсәтүне гарантияли. Инвесторга торглар уздырмыйча гына җир кишәрлеге бирү төп ярдәм чараларының берсе булып тора. Шуңа күрә әлеге проектны «Инвестчас» утырышында карауга әзерләү алдыннан без аның проект параметрларына туры килүен тикшердек, участокны территориаль планлаштыру документларына яраклаштыруда булыштык, объектларны инженерлык инфраструктурасына тоташтыру мәсьәләсен карадык, – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. Үсеш Корпорациясе, Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды белән берлектә, "Кече һәм урта бизнеска ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында инвесторга ташламалы займ бирү мөмкинлеген карады, аның ярдәмендә ул инициативаны гамәлгә ашыру вакытын сизелерлек кыскарта алачак. Производствоны эшләтеп җибәрү 2025 елга планлаштырыла.

Фото: Башинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: