Милли проектлар
16 декабрь 2024, 05:11

“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады

Кашыклары биеп тора, көйләре чыгып тора.

“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады
“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады

Кашыклары биеп тора, көйләре чыгып тора.

 

"Сенеж" идарәсе остаханәсендә «Россия-командалар вакыты» Бөтенрусия форумы узды. Бөтен илебездән 700дән артык идарәче һәм 50 топ эксперт төрле өлкәләрдә нәтиҗәле бердәмлек булдыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышты.

"Русия – командалар вакыты" Бөтенрусия идарә форумы Владимир Путинның "Русия – мөмкинлекләр иле" платформасының "Сенеж" идарәсе остаханәсендә эшләде.

Форумга кушылырга теләк белдерүчеләр саны 2 470 кеше булды. Нәтиҗәдә, дәүләт секторында, иҗтимагый оешмаларда, хәрби тармакта, җитештерү өлкәсендә, фәндә, мәдәнияттә, спортта, мәгарифтә эшләүче 140ка якын команда, шулай ук федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм тәҗрибәле экспертлар анда  катнашты эшлекле очрашулар уздырды.

 Форумда катнашучыларның географиясе бөтен илне колачлады. Калининград өлкәсеннән Камчатка краена кадәр 48 төбәк үз командаларын, җибәрде. Чарада шулай ук 10 чит ил вәкилләре катнашты, алар арасында Кытай, Беларусь, Һиндстан, Сербия, Колумбия һәм башкалар булды.

 "Русия - командалар вакыты" форумында Башкортстан командасы да катнашты. Ул гына түгел,  «Холмичи» кашыкчылар ансамбле бу аудитория алдында чыгыш ясап, кайнар алкышларга лаек булды.

Ансамбль барлыкка килгәннән бирле Башкортстан Республикасының һәм Русиянең иң әһәмиятле концерт мәйданчыкларында актив чыгыш ясый һәм берничә тапкыр лауреат булды. Бу коллектив күптән инде Башкортстанда гына түгел, аннан читтә дә кешеләрнең йөрәкләрен яулап алган. Аларның чыгышлары тамашачыларда һәрвакыт ихлас кызыксыну һәм соклану уята.

 Бу видео ансамбль җитәкчесе Максим Егоров укучылары чыгыш ясаганда төшереп, якыннарына салган байлык кына әле. Бәхеткә язган булса, без сезгә тагын да сыйфатлырак, бу егетләрнең осталыгын ачык күрсәткән видеоматериал да бүләк итәрбез.

Фото: ru.pinterest.com

kaltasy-zarya.ru

“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады
“Холмичи” ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясады
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас