Студентлар ник әниләренең ашын сагына? Моны ачыклаячаклар.
Башкортстан Иҗтимагый палатасында көллиятләр студентларның тулай торакларда яшәү һәм ашханәдә туклану шартларыннан канәгать булуларын мониторинглауга йомгак ясалачак.
17 декабрьдә Башкортстанның иҗтимагый палатасында түгәрәк өстәл узачак, анда «Башкортстан Республикасың көллиятләре студентларның тулай торакларда яшәү һәм ашханәләрдә туклану шартлары белән канәгатьлеген мониторинглауның арадаш нәтиҗәләре» турында фикер алышачаклар. Башкортстан республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Лида Исаргакова муниципалитетларга күчмә чаралар барышында көллиятләрнең көндезге мониторингларына нәтиҗә ясаячак.
3-15 декабрьдә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы көллият студентлары арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре турында Мәгариф комиссиясе рәисе Марина Таран сөйләячәк.
Башкортстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Башкортстан һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы вәкилләре туклану һәм көллият тулай торакларында яшәү шартлары буенча проблемалы ситуацияләрне хәл итү юллары турында сөйләячәкләр. Көллият студентларының яшәү һәм туклану шартларына күзәтчелек чараларын “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысларында гамәлгә ашыру турында Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле сөйләячәк.
Чарада Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү Министрлыгы вәкилләре катнашачак. Алар Уфа туклану һәм сервис индустриясе көллиятендә туклануны оештыру турында сөйләячәк. Вакыты: 15.00 -16.00 сәгатьләрдә. Уфа шәһәре, .З.Вәлиди урамы, 40, каб. 412,
Фото: БР Иҗтимагый палатасы сайтыннан.