Милли проектлар
16 декабрь 2024, 13:40

Балалар нигә аз туа?

2024 елда Русиядә репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен өлкән халыкны диспансерлаштыру башланды.

Балалар нигә аз туа?Балалар нигә аз туа?
Балалар нигә аз туа?

2024 елда Русиядә репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен өлкән халыкны диспансерлаштыру башланды.

 

Ул репродуктив потенциалны вакытында ачыкларга, бәяләргә, ачыкланган патологияне дәваларга һәм йөклелеккә һәм бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирә.

Демография өлкәсендә дәүләт сәясәте халыкны саклау принципларына нигезләнә. Очраклы түгел, ана һәм балаларны саклау, шулай ук гражданнарның репродуктив сәламәтлеген ныгыту “Демография” гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру программасы алты ел дәвамында гамәлдә булачак һәм 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге өлкәннәрнең 30 % тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белдерде.

Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Беренчесендә пациентларда куркыныч факторларны ачыклау өчен анкеталау, шулай ук гинеколог һәм урологта консультацияләр уза. Тайпылышлар ачыкланганда табиблар өстәмә тикшерү билгелиләр.

Хатын-кызлар өчен бу янбаш, оча органнары һәм сөт бизләре УЗИлары, җенси инфекцияләрне тикшерү.

Ир-егетләр диспансеризациянең икенче этабында спермограмма, кече оча органнарына УЗИ ясарга һәм җенси юл белән йога торган инфекцияләрне тикшерергә тәкъдим ителә.

Быел бездә ел башыннан диспансерлаштыруның беренче этабын  – 413 476, икенче этабын 66187 пациент узган. Репродуктив диспансеризация барышында 20,5 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, аларның 12 меңгә якыны беренче тапкыр ачыкланган. Алар арасында 22 очрак репродуктив яман шеш булса,  361 очрак җенси юл белән йога торган инфекцияләр. Ачыкланган авыруларның барлык очраклары буенча диспансер күзәтүе оештырылган һәм дәвалау үткәрелә. Андрей Назаров БР сәламәтлек саклау министрлыгына, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына һәм БР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм муниципалитетлар хакимиятләренә хезмәтчәннәр һәм студентлар коллективларында репродуктив диспансеризация үткәрү буенча көчләрне берләштерергә кушты.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас