Милли проектлар
14 декабрь 2024, 13:35

Әбҗәлил гимназиясе — иң яхшысы

Әбҗәлил районы имназиясе авыл мәктәпләре арасында иң яхшысы буларак танылды.

Әбҗәлил гимназиясе — иң яхшысыӘбҗәлил гимназиясе — иң яхшысы
Әбҗәлил гимназиясе — иң яхшысы

Евразия мәгариф үзәгенең Уфа вузара кампусында Башкортстан Республикасының инновацион милли һәм полилингваль күп профильле гомуми белем бирү оешмалары директорларының IV форумы булды. Форумда әлеге мәгариф оешмаларының 2023-2024 уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чара ил Президенты Владимир Путинның Указы белән булдырылган "Мәгариф" милли проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә узды.

Чара кысаларында шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында топ-10 һәм ике абсолют җиңүче бүләкләнде. Башкортстанның авыл мәктәпләре арасында иң яхшысы буларак  Әбҗәлил районының  Әскәр  авылы гимназиясе  билгеләнде. Директор Рамил Әхмәтовка башкорт теле һәм әдәбияты кабинетын бизәүгә, аны баетуга сертификат тапшырылды.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Әбҗәлил районы хакимияте.

Әбҗәлил гимназиясе — иң яхшысы
Әбҗәлил гимназиясе — иң яхшысы
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас