Октябрьдә исә предприятие Бенин Республикасына 27 тонна туңдырылган күркә ярымфабрикатлары озаткан. Көнбатыш Африкада урнашкан әлеге дәүләт, Конго Республикасыннан соң, Башкортстан продукциясен сатып алган континентның икенче иле булган. Башкортстан арытаба күркә итен экспортлауны көчәйтергә исәпли.
Бу эшләр "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты чикләрендә эшләүче "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы булышлыгында гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарларның реаль үсешен 2020 елга караганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү.
Фото: sibkoza.ru