Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда яңа мәдәни объектлар турында сөйләде.
-Быел ил президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә куелган «Мәдәният» милли проекты төгәлләнә. «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» яңа федераль проектында яңа юнәлешләр барлыкка киләчәк – Төбәк һәм муниципаль китапханәләрне, филармонияләрне модернизацияләү, 2026 елдан балалар сәнгать мәктәпләре төзү, – дип билгеләп үтте ул. - Бүген республика заманча музыка йортына бик мохтаҗ, ул масштаблы иҗади идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга без 2 мең урынга исәпләнгән универсаль концерт залын проектлауны башларга ниятләдек. Республика Хөкүмәтенә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча «юл картасы» эшләргә кушам. Шулай ук Уфаның тарихи үзәгендә музей кварталын булдыру эшен дәвам итәргә, киләсе елда кире кайтарылган исемнәр музеен ачарга йөкләмә бирәм.
Фото: Башинформ