Милли проектлар
12 декабрь 2024, 08:32

Янә яңа ФАП турында

Белорет районының Кагарман авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде.

Янә яңа ФАП турындаЯнә яңа ФАП турында
Янә яңа ФАП турында

 

Белорет районының Кагарман авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде.

ФАП ил Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә куелган  «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»төбәк программасы кысаларында төзелгән.

Элекке пункт мич белән җылытыла торган иске агач бинада урнашкан булган. Яңа бинада күзәтү, процедура, фельдшер кабинеты, персонал һәм медикаментлар саклау бүлмәләре, пациентлар өчен иркен холл бар. Анда инде медицина җиһазлары китергәннәр, инженерлык челтәрләренә тоташасы калган. Медицина учреждениесен тәҗрибәле фельдшер Фаина Газизова җитәкләячәк. ФАП 344 җирле кешегә, шул исәптән 74 балага хезмәт күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта документлар белән эш төгәлләнә, ә беренче пациентларны монда киләсе ел башында ук кабул итәчәкләр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас