Милли проектлар
12 декабрь 2024, 08:42

Ватан Геройлары көненә багышлап

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Башкортстанның Архангель районы Инзер авыл советы җирлегендә махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итүгә багышланган «Җиңү эстафетасы» фестивале узды.

Ватан Геройлары көненә багышлапВатан Геройлары көненә багышлап
Ватан Геройлары көненә багышлап

Архангель районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт фестивале узды

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Башкортстанның Архангель районы Инзер авыл советы җирлегендә махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итүгә багышланган «Җиңү эстафетасы» фестивале узды.

Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында оештырылды. Валентиновка авылы мәктәбе китапханәсендә " Кем ул, чын герой?", музейда -музей дәресе, ә спорт залында «Җиңү эстафетасы» район фестивале узды. Авыл мәктәбенең спорт залы гомуми белем бирү учреждениеләренең 4-5 сыйныф укучыларын җыйды. Ярышлар йомгаклары буенча Валентиновка авылы мәктәбе – җиңүче, М.Горький авылы мәктәбе – көмеш, Благовещенка авылы - бронза призер булды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас