Милли проектлар
12 декабрь 2024, 12:09

Тренерларга кытлыкны бетерү максатында

Башкортстан «Земский тренер» федераль программасын гамәлгә ашыруда сынау төбәге булачак. 

Тренерларга кытлыкны бетерү максатындаТренерларга кытлыкны бетерү максатында
Тренерларга кытлыкны бетерү максатында

Башкортстан «Земский тренер» федераль программасын гамәлгә ашыруда сынау төбәге булачак. Программа Русия киңлегендә 2025 елда эшли башлаячак.

2025 елда федераль программаны гамәлгә ашыручы сынау төбәкләре булып Алтай крае, Башкортостан республикасы, Брянск, Волгоград, Омск, Чиләбе өлкәләре торачак. «Земский тренер» программасының һәр катнашучысы биш еллык контракт төзегәндә 1 миллион сум алачак.

"Бу Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның илдә физик культура һәм спортны үстерү буенча йөкләмәләренең берсе, аның үтәлеше турында без бүген Дәүләт Думасының профильле комитеты депутатлары белән фикер алыштык, — дип язды телеграм-каналда РФ спорт министры урынбасары Александр Никитин. - Авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә тренер кадрларына кытлык 2676 кеше тәшкил итә. „Земский тренер“ проекты квалификацияле кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас