Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 декабрь 2024, 13:26

“Һөнәрчеләр атнасы”

Ел саен үткәрелә торган  “Һөнәрчеләр атнасы”  Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү”  милли проекты кысаларында Уфада  “ЭКСПО” күргәзмә комплексында узды. Ул биш меңнән артык кеше җыйган.

“Һөнәрләр атналыгы” чаралары арасында - эшлекле программа, “Идел буе” һәм "Уфа.Арт. Һөнәр. Сувенирлар” күргәзмәләре укыту мастер- класслары, шулай ук «Иң яхшы һөнәрче-2024» республика конкурсына йомгак ясау булды

Осталар 14 номинациядә, корама белән тегүдән һәм бәйләүдән алып пыяладан эшләнмәләр ясауга һәм керамика һәм күн белән эшләүгә кадәр, шулай ук «Башкортстан Республикасы халыклары традицияләрен саклау» һәм «Һөнәргә тугрылык һәм патриотизм өчен» махсус категорияләрендә ярыштылар. Шулай ук 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге осталар һәм мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар арасында алты номинациядә җиңүчеләр сайланды. Моннан тыш, елның иң яхшы һөнәрчеләре сайлап алынды.

 Фото: БР эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: