Милли проектлар
12 декабрь 2024, 06:48

Хәләл ризык таралсын

Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы белән берлектә  «Мурабах» продукты буенча беренче килешүне гамәлгә ашырды. Бу хакта республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хәләл ризык таралсынХәләл ризык таралсын
Хәләл ризык таралсын

Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы белән берлектә  «Мурабах» продукты буенча беренче килешүне гамәлгә ашырды. Бу хакта республиканың эшкуарлык һәм туризм министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында LADA Granta фургонын сатып алуга 1,8 млн сумлык лизинг ярдәмен Сибай эшкуары Руслан Баймөхәммәтов алды. Сату-алу килешүе рәвешендәге әлеге финанслау формасы шәригать нормаларына һәм принципларына туры килә, ә агентлык поручитель сыйфатында чыгыш ясады.

Процентлар катлаулы исәп-хисаплар артына яшеренергә мөмкин булган традицион финанс инструментларыннан аермалы буларак, «Мурабах» та товар бәясе алдан ук төгәл әйтелгән.

 ИП Баймөхәммәтов республиканың экологик чиста районнарында алынган табигый иттән туңдырылган ит ярымфабрикатлары җитештерү буенча махсуслашкан. Автомобиль әзер ярымфабрикатларны сыер, ат һәм кош итеннән хәләл стандартларын үтәп ташу өчен кирәк. Яңа фургон эшкуарга сатулар географиясен киңәйтергә, чыгымнарны оптимальләштерергә һәм базарда үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.

Фото: БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас