Милли проектлар
11 декабрь 2024, 13:50

Ревал Нотфуллин грант акчасына турбизнесны киңәйтте

Тырышканнар булдыра.

Ревал Нотфуллин грант акчасына турбизнесны киңәйттеРевал Нотфуллин грант акчасына турбизнесны киңәйтте
Ревал Нотфуллин грант акчасына турбизнесны киңәйтте

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Учалы районыннан эшкуар Ревал Нотфуллин конкурс буенча сайлап алу узды һәм агротуристик комплексны үстерүгә грант алды.

   2,9 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә база территориясендә өч кунак тирмәсе төзелде.

 - Ревал Нотфуллинның эшчәнлеге төбәкнең уңайлы туристлык инфраструктурасын формалаштыру үрнәге булып тора һәм республика эшкуарларының бизнес-инициативаларына ярдәм күрсәтә. Федераль һәм төбәк программаларында катнашу проектларның мөмкинлеген ачарга һәм аларны яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

  Ревал Нотфуллин озак вакыт себердә эшли, аннары үз эшен ачарга карар кыла2016 елда ул, параллель рәвештә туристлык юнәлешен үстереп, балык үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Озакламый Учалы районының Буйда авылы янында "Зәңгәр лагуна" агротуристик комплексы ачыла.

 - Башта утын белән ягыла торган мич белән җылытыла торган бер генә йорт бар иде. Беренче клиентлар барлыкка килә башлагач, өйдә электр үткәрдек. Бүгенге көндә комплекс территориясендә өч кунак йорты, барлык уңайлыклары булган өч кышкы тирмә, беседкалар, пляж, балалар уен зонасы һәм мунчалар бар, шулай ук туристлык походлары һәм балык тоту тәкъдим ителә, – дип сөйләде Ревал Нотфуллин.

   Узган ел эшкуар грант алу конкурсында катнашкан иде. Ярдәм сорап, Учалы шәһәрендәге «Минем бизнес» үзәге офисына мөрәҗәгать итә, анда аңа кирәкле документларны җыярга һәм катнашуга гариза бирергә ярдәм иткәннәр.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас