Милли проектлар
11 декабрь 2024, 10:40

“Һәр җирдә клуб яңартуда ярдәм сорыйлар...”

 Радий Хәбиров Кош-Елга авылының яңартылган мәдәният йортында булды.

“Һәр җирдә  клуб  яңартуда ярдәм сорыйлар...”“Һәр җирдә  клуб  яңартуда ярдәм сорыйлар...”
“Һәр җирдә клуб яңартуда ярдәм сорыйлар...”

11 декабрьдә Бишбүләк районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кош-Елга авылының яңартылган мәдәният йортында булды.

 2024 елда биредә “Мәдәният” милли проекты һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелгән. 2022 елның октябрендә Кош-Елга авылы халкы турыдан-туры Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән һәм төбәк җитәкчесеннән җирле клубны төзекләндерүдә ярдәм итүен сораган.

Бинаны яңартуга 28 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Акчалар түбәне, җылыту системасын, су белән тәэмин итүне алыштыруга, фасадны ремонтлауга һәм эчке бизәүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, тамаша залы өчен яңа креслолары һәм сәхнә интерьеры элементлары сатып алганнар.

 Мәдәният йортында Радий Хәбиров учреждениенең мөмкинлекләре белән танышты. Актлар залында авылның иҗат коллективлары биш телдә – рус, башкорт, татар, чуаш һәм мордва телләрендә гимнны башкардылар. Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый күптөрлелек Башкортстанда яшәүче халыкларның дуслыгын һәм үзара хөрмәтен аңлата.

 - Бишбүләк районының биш телдә башкарылган гимны безнең халыкларның үзара ихтирамлы яшәвен чагылдыраКүп тапкырлар әйткәнемчә, безнең иң мөһим байлыгыбыз – төрле милләт һәм дин кешеләренең тыныч яшәве, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

   Кош-Елга авылында Радий Хәбиров шулай ук җирле халык белән аралашты. Алар республика җитәкчесенә заманча мәдәният йорты өчен рәхмәт белдерделәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас