Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 декабрь 2024, 19:05

Дәүләкән дәваханәсенә өч машина кайтты

Бу исә авырулар янына тиз  барып җитәргә мөмкинлек бирә.

Дәүләкән дәваханәсенә өч машина кайтты
Дәүләкән дәваханәсенә өч машина кайтты

Быел җәй «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Дәүләкән дәваханәсенең автопаркы өч «Лада Гранта» машинасы белән тулыландырылды.

Автомобильләр  амбулатория-поликлиника хезмәтенә кичектергесез һәм планлы чакыруларга хезмәт күрсәтү, шулай ук тикшеренүләр өчен биологик материаллар  һәм дару препаратлары китерү өчен тапшырылган. Өч ай эчендә автомобильләрдә 800дән артык “выезд”  башкарылган. Алар  кондиционер, алгы утыргычларны җылыту белән җиһазландырылган.

  Салкын һава торышына каршы тору һәм юлларны яшырак карап бару  өчен тышкы көзгеләрне җылыту системасы бар. Пассажирларның хәвефсезлеге өчен куркынычсызлык мендәрләре бар, ә утыргыч чехоллары ясалма күн белән эшләнгән. Бу  аларны дезинфекцияләү чараларының йогынтысына чыдам итә.

 -Яңа машиналар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтү өчен  авырулар янына үз вакытында килеп җитә ала, бу медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыра, - дип билгеләп үтте Дәүләкән үзәк район дәваханәсенең  баш табибы Айдар Салаватов.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: