Милли проектлар
11 декабрь 2024, 09:45

Башкортстаннан он экспорты 50 процентка арткан

Быел импортер илләр исемлеге 10га кадәр киңәйде.

Башкортстаннан он экспорты 50 процентка артканБашкортстаннан он экспорты 50 процентка арткан
Башкортстаннан он экспорты 50 процентка арткан

Башкортстаннан он, ярма һәм көрпә экспорты 2024 елда 50% ка арткан, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

    2024 елның 9 гыйнварыннан 9 декабренә кадәр күзәтчелек ведомствосы республиканың авыл хуҗалыгы комплексв предприятиеләре тарафыннан экспорт өчен әзерләнгән 21 мең тоннага якын ашлык продуктын контрольдә тотты — ул барлыгы дөньяның 10нан артык иленә.

"Быел импортер илләр исемлеге 10га кадәр киңәйде. Он, көрпә, ярма экспорты күләме 8 мең тоннага диярлек арткан. Россельхознадзор белгечләре тарафыннан алынган пробалар лаборатор тикшеренүләр узды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнары һәм икмәк запасы корткычлары ачыкланмаган. Он, көрпә, ярмалар импортлаучы илләр Әзербайҗан, Әрмәнстан, Бельгия, Германия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан илләренең таләпләренә туры килә»,-дип ассызыкладылар Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас