Милли проектлар
10 декабрь 2024, 13:04

"Һөнәрләр атналыгы" 5 мең кешене җыйган

Уфада “ЭКСПО” күргәзмә комплексында ел саен уздырыла торган “Һөнәрләр атналыгы”на 5 меңнән артык кеше килгән. Чара "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм" милли проекты кысаларында узды.

– “Һөнәрләр атналыгы" төрле юнәлештәге осталар арасында үзара хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Безнең һөнәрчеләр үз эшләрен киң аудиториягә күрсәтеп кенә калмыйча, маркетинг һәм сатудагы заманча тенденцияләр турында да белә алдылар, бу базарның даими үзгәреп торуы шартларында аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Атна “Иң яхшы һөнәрче – 2024” республика конкурсына йомгак ясау белән тәмамланды, җиңүчеләрне бүләкләү 7 декабрьдә узды.

Исегезгә төшерәбез, 72 оста 14 номинациядә – корама тегүдән һәм бәйләүдән алып пыяладан эшләнмәләр ясауга, керамика һәм күн белән эшләүгә кадәр, шулай ук “Башкортстан Республикасы халыклары традицияләрен саклау” һәм “Һөнәргә тугрылык һәм патриотизм өчен” махсус категорияләрендә иң яхшысы исеменә көч сынашты. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшь осталар арасында, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар арасында 6 номинациядә җиңүчеләрне аерым билгеләделәр.

Номинацияләрдә җиңүчеләрдән тыш ел һөнәрчеләре дә билгеләнде. Алар арасында Айдар Усманов (киез һәм агач остасы), Урал Биккуҗин (металл һәм агач остасы) һәм Алсу Әбсәләмова (мамык шәл ясау остасы) бар иде.

– Башкортстан  һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык һәм креатив индустрия вәкилләре безнең төбәкне дөньяга танытуга ярдәм итә. Без осталарга һәм һөнәрчеләргә “Һөнәрләр атналыгы”нда катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, – дип уртаклашты БРның кече һәм урта эшкурлыкны үстерү агентлыгы директоры Вадим Үтәшев. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас