2025 елдан Русиядә демографик хәлне яхшыртуга һәм шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа милли проектлар эшли башлаячак: “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм һәм актив гомер” һәм “Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре". Бу хакта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы барышында искә төшерде. Чара 6 декабрьдә Мордовиядә узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында – округ төбәкләрендәге демографик хәл, шулай ук туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар.
"Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 430 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә. Шуны истә тотарга кирәк: күп балалы гаиләләр дәүләт ярдәменнән тулысынча файдалансын өчен аңлату эшләре алып барырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров.
Әйткәндәй, 10 ел эчендә Башкортстанда күп балалы гаиләләр саны 27,4% ка 59 меңгә кадәр арткан. Алар саны буенча республика Идел буе федераль округында – 1, ә ил буенча -7 урында. Туучылар саны хәзер мең кешегә 8,9 тәшкил итә, бу күрсәткеч ил (8,7) һәм округ (8,2) буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.
Чыганак: bashinform.ru