2019 елдан Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча 806 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.
Бу максатларга барлыгы 8,2 млрд сум юнәлдерелгән, шуның 90 проценты – федераль акчалар.
2024 елда республикада 123 җәмәгать киңлеге тәртипкә китерелде, шуларның 71е – шәһәрләрдә һәм 52се – авылларда. Мәсәлән, Уфада – Урманчылары паркы, Бәләбәйдә – үзәк урамнардагы җәяүлеләр зонасы, Октябрьский шәһәрендә һәм Николо-Березовка авылында – Җиңү паркы, Аскын авылында – Бурминка елгасы яр буе һ. б.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты буенча төзекләндерелә торган барлык объектларны Бөтенрусия тавыш бирү кысаларында халык үзе сайлый. Быел анда Башкортстаннан 974 мең кеше катнашты – бу күрсәткеч буенча республика Русиядә лидер булып тора. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инде 94 территория билгеләнде, алар 2025 елда “Яшәү өчен инфраструктура” яңа милли проект кысаларында тәртипкә китереләчәк. Бу максатларга 1,2 млрд сум юнәлдереләчәк.
– "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" – бу зур проект, ул чыннан да безнең киңлекләрне үзгәртә, – диде Радий Хәбиров. – Аны киләчәктә дә шулай ук сыйфатлы итеп тормышка ашырырга кирәк.
Чыганак: glavarb.ru