Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 декабрь 2024, 17:13

4,6 км юл ремонтлаганнар

Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы  автомобиль юллары” милли проекты кысаларында Шаран – Яңа Балтач – Андреевка юлының 4,6 км ремонтланган. Подрядчы оешма, юл нигезен ныгытып һәм ике катлам асфальт-бетон җәеп, ресайклинг технологиясе буенча эшләр башкарды. Моннан тыш, юлчылар юл кырыйларын ныгыткан, горизонталь разметка, шул исәптән термопластиктан да билгеләр ясадылар. Декабрь башына подрядчы юл билгеләрен урнаштыра.

–Яңа Йомаш авылы аша уза торган юл участогын норматив хәлгә китердек. Биредә 300дән артык кеше яши. Өстәвенә, юл күп кенә башка торак пунктларда яшәүчеләрнең йөрүен тәэмин итә. Бу участокта җәмәгать транспорты тукталышы урнашкан, автобус маршруты йөри, – дип сөйләде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

Объектны якын арада, юл билгеләрен урнаштыру эшләре тәмамланганнан соң файдалануга тапшыру планлаштырыла. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: