Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 декабрь , 12:20

Салават укучылары ватанпәрвәрләр булып үсәләр

Салават укучылары өчен «Элекке заман геройлары» дип аталган батырлык дәресе үткәрелде.

Салават укучылары ватанпәрвәрләр булып үсәләр
Салават укучылары ватанпәрвәрләр булып үсәләр

Салават тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре шәһәрнең 7нче мәктәбе укучылары өчен «Элекке заман геройлары» дигән батырлык дәресе оештырдылар. Чара  ил Президенты Владимир Путин кушуы белән булдырылган «Мәгариф» милли проектының «Гражданнарга патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында гамәлгә куелган.

Чараларның төп максаты — укучыларның Ватан тарихының героизм битләре турында белемнәрен Советлар Союзы Геройлары һәм Русия Геройлары батырлыклары мисалында киңәйтү. Батырлык дәресләре Ватанны саклаучы сугышчыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә, Ватан геройларының батырлыклары турындагы хәтерне саклауга, РФ тарихын өйрәнү белән кызыксынуга ярдәм итә. 

Ватанга Геройлар көне – иң мактаулы дәүләт бүләкләренә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнарга дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Салават шәһәре хакимияте.

Салават укучылары ватанпәрвәрләр булып үсәләр
Салават укучылары ватанпәрвәрләр булып үсәләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: