Милли проектлар
7 декабрь 2024, 14:07

Караидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале узды

Караидел авылында «Олимпиец» физкультура-савыктыру комплексы базасында мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында ГТО фестивале үткәрелде.

Караидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале уздыКараидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале узды
Караидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале узды

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында оешкан төстә барды.

Сынаулар барышында катнашучылар көч, чыдамлык, сыгылмалылык, сузылучанлык, төгәллек һәм физик ихтыяр сыйфатларын күрсәттеләр. 1 һәм 2нче Караидел мәктәпләренең 27 укучысы үз көчләрен биш төрдә сынады: алга авышу; аркада яткан килеш гәүдәләрен күтәрү; идәндә яткан килеш кулларын бөгү һәм җәю; урыннан озынлыкка сикерү һәм теннис тубын  ыргыту.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Караидел районы хакимияте.

Караидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале узды
Караидел районында «Чикләрсез ГТО» фестивале узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас