Башкортстанның Кушнаренко районында яңа заманча поликлиника тапшыруга әзерләнә.
Ул тәүлегенә 320 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Поликлиника ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелә, дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов.
Хәзерге вакытта барлык төзелеш-монтаж эшләре 100 процентка тәмамланган. Корылмаларны монтажлау тәмамлана. Техник регламентлар һәм проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә һәм кулланылышка кертүгә рөхсәтне якын арада алу планлаштырыла.
“Поликлиниканы Андреевский микрорайонында яшәүчеләр аеруча көтә. Төбәктә мондый социаль объектлар төзелешен социаль инфраструктура булдыру һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен нәкъ менә яңа микрорайоннарда урнаштырырга тырышабыз”, – ди Артем Ковшов.