Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Тәтешле авылының 6нчы сыйныф укучылары белән “Сак булыгыз, юка боз!” исемле уен-әңгәмә үткәрделәр.
Дәрестән тыш чараның максаты – кышкы чорда су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү. Укучылар бозда булуның төп шартлары белән таныштылар һәм язгы-кышкы чорда су объектларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр, шул темага презентация карадылар. Дәрес азагында укучылар белемнәрен уен аша ныгыттылар.
“Бу чорда сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү еш кына фаҗигагә китерә. Бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, мәктәп укучыларына вакытында һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим. Боз өстендә үз-үзеңне тотуның бу гади кагыйдәләре күңелсез хәлләрдән качарга ярдәм итәр дип ышанам”, – ди “Үсеш ноктасы” үзәге кураторы Ангелина Садиева.
Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган.