Милли проектлар
6 декабрь 2024, 15:56

“Русия суы”нда – без өченче урында

Бу безгә тагын да зуррак җаваплылык өсти, ди министр. 

https://ecology.bashkortostan.ruhttps://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru

“Русия суы” Бөтенрусия акциясе йомгаклары буенча Башкортстан иң яхшы төбәкләр өчлегенә керде.

“Русия суы” су объектлары ярларын чүп-чардан җыештыру буенча Бөтенрусия акциясенең чираттагы сезонына йомгак ясалды, ул чистартылган яр буе территорияләренең озынлыгы һәм җыелган чүп күләме буенча рекордлы булды. Социаль әһәмияткә ия ирекле инициатива “Экология” милли проектын тормышка ашыруга, эковолонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм экологик тәртипне яшәү нормасы буларак формалаштыруга ярдәм итә торган әһәмиятле иҗтимагый көчкә әверелде.

Ирекмәннәр көнендә Русияның Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында 2024 ел сезоны нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чарада катнашучылар һәм оештыручылар җыелды.

2024 елда акциядә якынча 1 550 000 ирекмән катнашкан. 54 000 километрдан артык яр буе чистартылган, бу җир экваторы озынлыгыннан шактый зуррак. “Русия суы” акциясе волонтерлары 118 000 кубометр чүп җыйган, аларның шактый өлеше эшкәртүгә юнәлдерелгән.

Акциядә катнашучы иң яхшы төбәкләр рейтингында беренче урында – Карачай-Черкес Республикасы, икенче урында – Татарстан, өченче урында – Башкортстан.

– 112 000 волонтер һәм 5 032 километр чиста яр – Башкортстан, бу елны шундый күрсәткечләр белән тәмамлап, төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Бу су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану буенча безгә тагын да зуррак җаваплылык йөкли, – ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры вазифаларын башкаручы Нияз Фазылов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас