Милли проектлар
6 декабрь 2024, 05:09

“Ел эшкуары” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Аларны Халыкара бизнес атналыгы кысаларында бүләкләделәр. 

https://biznestur.bashkortostan.ruhttps://biznestur.bashkortostan.ru
https://biznestur.bashkortostan.ru

Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында “Ел эшкуары” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Быел “Ел эшкуары” конкурсы инде унтугызынчы тапкыр уздырылды. 2020 елдан ул ике – сайлап алу һәм финал – этапларында үткәрелә. Сайлап алу турын республиканың район һәм шәһәр хакимиятләре үткәрә. Финал (республика) этабында муниципаль дәрәҗәдәге җиңүчеләр катнаша. 2022 елда республика этабына 147 гариза килгән, ә 2023 елда – 143.

“Быел “Ел эшкуары” конкурсының республика этабына 54 муниципалитеттан 168 гариза бирелгән иде. Бу безнең төбәктә бәйгегә зур кызыксыну һәм актив эшкуарлык эшчәнлеге турында сөйли. Финалга 40тан артык катнашучы чыкты, шуларның 16сы җиңүче булды. “Ел эшкуары” конкурсы кебек инициативаларны хуплау иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә яңа эшкуарларны югары нәтиҗәләргә ирешергә дәртләндерә”, – ди Эшкуарлык һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Әйткәндәй, чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән, “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты максатларына туры китереп оештырылды, дип хәбәр итәләр республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас