Кремльдә РФ Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча советның киңәшмәсе булды. Дәүләт җитәкчесе эшкә нәтиҗә ясады һәм яңа милли проектларны тәкъдим итте.
Милли проектларның нәтиҗәләре
Төзелеш
Шәһәрләр һәм авыллар матурайды.
“2018 елдан бирле 95 меңнән артык территория төзекләндерелгән. Уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен бөтенрусия конкурсы оештырылды. Конкурста җиңүчеләр – 800 проект гамәлгә ашырылган”.
Юллар тәртиптә.
“Соңгы 6 елда илдә юллар күзгә күренеп тәртипкә керде. Зур шәһәрләрдә 85 процент юллар норматив таләпләргә туры килә”.
Табигать сак астында.
“Экология” милли проекты кысаларынла 157 зур чүплек юкка чыгарылган. Бу 20 миллион кешегә уңайлы яшәргә мөмкинлек биргән”.
Сәламәтлек һәм мәгариф
“Бер меңнән артык поликлиника төзелгән, авылларда һәм кече шәһәрләрдә 10 мең фельдшер-акушер пункты, табиб амбулаториясе төзелгән”.
“Демография” милли проекты кысаларында балалар бакчаларында 246 мең яңа эш урыны булдырылган, 1700 яңа балалар бакчасы сафка кертелгән.
2019 елдан алып 1400 яңа мәктәп төзелгән, анда 850 мең бала укый. Ел азагына кадәр тагын 150 мәктәп төзелеп бетәчәк. Мәктәп биналарын капиталь төзекләндерү программасы эшли башлады, ел азагына кадәр 4800 мәктәпкә ремонт ясалачак.
Транспорт
Мәскәүгә кереп тормый гына бер-берсен бәйләгән шәһәрләрнең авиарейсы 50 проценттан артты. Русия эчендә очып йөрү уңайлы, тиз.
Владимир Путин берничә тапкыр: “Безгә матур саннар кирәкми, безгә милли проектларның чынлап кешеләргә файдасы кирәк”. – дип кабатлады. Сораштырулар күрсәтүенчә, халык өчен милли проектларның файдасы балалар бакчаларының эшендә, автомобиль юллары төзүдә күренә.
Ил башлыгы медицина хезмәте, торак сатып алу, күп балалы гаиләләргә шартларны тәнкыйтьләде.
Яңа милли проектлар русиялеләрнең яшәү сыйфатын һәм илнең суверенитетын күтәрергә тиеш. Алар киләсе елда эшли башлаячак.
Фото: 5-tv.ru