«ЭкоПродукт» авыл хуҗалыгы предприятиесе «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты ярдәмендә Казахстанга Башкортстаннан 60 тонна кымыз продукты җибәрәчәк.
Тиешле килешү XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кырларында имзаланган. Компания Казахстаннан «Раяна» коммерция предприятиесе белән килешү төзегән.
"Башкортстан-Русиядә атлар саны буенча алдынгы төбәкләр рәтендә, төбәктә алар 130 меңгә якын. Шуңа күрә республикада бия сөте һәм аннан продукция җитештерү буенча зур потенциал бар. Безнең предприятиеләр мондый продуктны Русия төбәкләренә дә, чит илләргә дә җибәрергә әзер",-диде Башкортстан Хөкүмәте премьер — министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы-республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Моннан тыш, форум кырларында Русиянең 11 төбәгеннән предприятиеләрнең һәм икътисадның төрле тармакларындагы 119 чит ил компанияләренең эшлекле очрашулары узган.