Туймазы районы авыл мәдәният учреждениеләре бишенче тапкыр «Дәверләр агышы» халык иҗаты фестиваль-конкурсында катнаша. Быел аны Гаилә елына багышлаганнар.
Жюри хөкеменә 24 авыл клубы һәм мәдәният йорты куелган. Аларның тугызы гала-концертта чыгыш ясаган. Туймазылылар халык традицияләрен саклап калуның, яшьләргә тапшыруның мөһимлеген яхшы аңлыйлар, шуңа күрә үз спектакльләре өчен иң кызыклы гореф-гадәтләрне сайлап алганнар һәм аларны якты театр номерларына әйләндергәннәр. Фестивальдә катнашучылар тамашачыларны борынгылык атмосферасына тулысынча чумдыру өчен тиешле декорацияләр, реквизитлар һәм костюмнар сайлаганнар.
Түбән Троицкий авылының «Экспромт» театр коллективы русларның «Кәбестә утырмасы» йоласын күрсәтте.
Ярмөхәммәт авылының «Айлы кичләр» вокаль-фольклор ансамбле "Ата- бабам васыяте-халкым әманәте» йоласын тәкъдим итте.
"Кендектамак энҗесе» фольклор коллективы һәм Үрмәкәй авылы клубының иҗат коллективы иң борынгы "Җитен эшкәртү" һәм "Киндер тукмаклау" йолаларын күрсәттеләр.