Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 декабрь , 00:45

Дәваханә автопаркына яңа автомобильләр кайтты

Дәваханә автопаркына яңа автомобильләр кайтты
Дәваханә автопаркына яңа автомобильләр кайтты

Башкортстанда, «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Ярмәкәй хастаханәсенең автопаркын дүрт «Лада Гранта» автомобиле тулыландырды. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч машина Сигезенче Март, Иске Турай һәм Спартак авыл табиб амбулаторияләренә тапшырылды. Бер автомобиль үзәк район хастаханәсендә пациентларны хастаханәләргә йөртү һәм ерак авылларда яшәүчеләргә дарулар илтү өчен актив кулланыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә республика 500дән артык модуль конструкция һәм табиб амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары алды, 100гә якын Сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, 400дән артык автомобиль һәм күчмә медицина комплексы, 30 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: