Милли проектлар
3 декабрь 2024, 05:51

Яңа маммографлы булдылар

Стәрлетамакның 1 нче шәһәр клиник хастаханәсе яңа цифрлы маммограф алды.

Яңа маммографлы булдыларЯңа маммографлы булдылар
Яңа маммографлы булдылар

 

Стәрлетамак шәһәрендә "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә һәм «Матди-техник базаны ныгыту» программасы буенча яңа җиһазлар — «МАММОСКАН 2М» цифрлы маммографы булдырылды. Бу хакта беренче санлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итте. Яңа цифрлы маммограф Артем урамы, 121 нче йорт поликлиникасында эшләячәк һәм халыкка амбулатор шартларда хезмәт күрсәтәчәк. Баш табиб әйтүенчә, алдынгы сканерлау технологиясе онкология авыруларын профилактикалау һәм ачыклау максатында пациентларны нәтиҗәле тикшерергә мөмкинлек бирә. Әлеге технология организмга доза йөкләнешен киметә һәм сурәтнең хәл итү сәләтен арттыра.

- Профилактик

тикшеренүләр авыруларны ачыклауның иртә стадиясендә диагностикалау өлкәсендә төп роль уйный. Маммограф кешелекнең гүзәл яртысының сәламәтлегенә комплекслы мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Стәрлетамак шәһәренең беренче санлы хастаханәнең нур диагностикасы бүлеге мөдире Ольга Цыбина.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас