Дәүләкәндә "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында Дим елгасы яр буе төзекләндерелде, дип хәбәр итә БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.
2023 елда шәһәрдә яр буен төзекләндерүнең беренче этабы үткәрелгән. Объектта субайларда матур мәйданчыклар, агач җәяүлеләр сукмаклары һәм уңайлы эскәмияләр, заманча яктырту һәм куркынычсызлык өчен видеокүзәтү системасы, шулай ук "Теләкләр агачы" арт-объекты булган яңа пирс барлыкка килде, ул популяр фотозонага һәм кунаклар теләкләр әйтә, тасмалар бәйли һәм йозаклар элә ала торган урынга әверелде.
2024 елда яр буендагы төзекләндерүнең икенче этабында халык пляжга кадәр йөри алырлык итеп җәяүлеләр зонасын озайттылар. Дим ярын да төзекләндерделәр: төбен чистарттылар, ком, чишенү кабиналары, корабль рәвешендәге арт-объект китереп куйдылар.
Чыганак: bashinform.ru