Ел башыннан Башкортстан Кытайга гомум авырлыгы 113 тонна булган 13 партия коры сөт экспортлаган, шуның 20 тоннасы узган атнада озатылган. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
"Мәләвездә сөт консервасы комбинаты җитештергән сөт продукциясе тиешле тикшерү узды. Сайлап алынган өлгеләр лаборатор сынаулар узды һәм импортер илнең барлык таләпләренә туры килә", – дип билгеләп үтелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.
Башкортстаннан коры сөтнең чираттагы партиясенә “Ecert” системасында 5в экспорт ветеринария сертификатлары бирелде.
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла.
Чыганак: bashinform.ru