“Мәдәният" милли проектының "Гений места" проекты кысаларында Башкортстанның Дүртөйле районы китапханәсендә атлас тасмалар белән чигүгә багышланган чара уздырылды.
Чарага актив укучы һәм китапханә волонтеры Миләүшә Матюгина җитәкчелегендәге “Оста куллар” клубында катнашучылар килде. Оста билгеләгәнчә, чигү техникасының үзенчәлеге шунда ки, ул рәсемгә күләмлелек бирә. Тасмалар белән чигү һәрвакыт матур, якты булып чыга, ә чигү өчен барлык материаллар да арзан. Бу техникада төрле эшләнмәләр: урын-җир, сөлге, картиналар, панно, фотография рамкалары, косметика өчен букчалар һәм башкалар ясарга мөмкин.
"Иҗади фикерләү еш кына дөньяга иҗади караштан башлана. Ефәк тасмалар белән чигү –мәдәниятнең якты беркүренеше, ул баета, чын сәнгать белән аралашуга шатлык китерә. Текстураның матурлыгы, төсе, ялтыравы һәм шома фактурасы – тасмаларның бу үзлекләре әйберләрне бизәүнең сәнгати чарасы булып тора һәм элек-электән декоратив-гамәли иҗатта кулланыла", – дип билгеләп үтте Миләүшә Матюгина.
Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru