Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 декабрь , 16:16

Чакмагыш укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр

Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чакмагыш районының Тозлыкуш авылы мәктәбендәге "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгендә биология дәресе һәм Ватанны саклау, иминлек нигезләре дәресе белән берлектә "Беренче ярдәм күрсәтү" темасына дәрес үткәрелде.

Чакмагыш укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Чакмагыш укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр

Чараның максаты — мәктәп укучыларының куркыныч янаганда һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен куркынычсыз тоту, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча алган өстәмә белемнәрен ныгыту. Балалар артериаль кан китү вакытында жгут һәм сынганда шина кую белән шөгыльләнделәр. Укучылар алган күнекмәләрен видеоматериаллар ярдәмендә ныгыттылар.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Чакмагыш районы хакимияте.

Чакмагыш укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Чакмагыш укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: