Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 ноябрь , 11:35

Караидел волонтерлары «Доброслет-2024» зона бәйгесендә катнашты

Бөре шәһәрендә «Доброслет-2024» беренче зона бәйгесе узды. Анда Караидел районы волонтерлары катнашты. Форум, ил Президенты Владимир Путин кушуы белән булдырылган «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Караидел волонтерлары «Доброслет-2024» зона бәйгесендә катнашты
Караидел волонтерлары «Доброслет-2024» зона бәйгесендә катнашты

«Доброслет» — ул форум, аның кысаларында волонтерлар эшчәнлеген оештыручылар өчен укыту чаралары, түгәрәк өстәлләр, стратегик сессияләр, мастер-класслар һәм башкалар оештырыла.

Форум вакытында балаларга грант эшчәнлеге нигезләре турында сөйләделәр. Грант конкурсында катнашу өчен гаризаларны ничек тутырырга һәм кая гариза бирергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар. Бөре шәһәренең хәйрия фонды үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә «Лиза Алерт» иҗтимагый оешмасы үзләренең эшчәнлеге һәм ничек волонтер булып була икәнен җиткерделәр. 

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Караидел районы хакимияте.

Караидел волонтерлары «Доброслет-2024» зона бәйгесендә катнашты
Караидел волонтерлары «Доброслет-2024» зона бәйгесендә катнашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: