Илеш районының Теләкәй авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды. Модульле ФАП "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту" программасы булышлыгында урнаштырылган.
Әлбәттә, ФАП замана таләпләренә җавап бирә. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә тәгаенләнгән мөһим корылмаларга баетылган. Өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен пандус та ясалган.
Теләкәй авылында 181 кеше яши һәм шуларның 17-се балалар. Пациентларга гомерен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган Илмира Зарипова хезмәт күрсәтә.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.