Башкортстан беренче тапкыр Әфганстанга җитен озаткан. "Росельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 529 тонна товарны тикшергән. Товарны Мәләвез, Стәрлетамак һәм Хәйбулла районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әзерләгән.
Күптән түгел Башкортстанның Казахстанга кымыз озатачагы билгеле булган иде. Бу эшләрнең барысы да "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы булышлыгында башкарыла. Проект 2030 елга кадәр чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының реаль үсешен 2020 елга караганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү бурычын куя.
"Башинформ" буенча.