Башкортстан Республикасы милли проектлар һәм федераль программаларны тормышка ашыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән алдынгы төбәкләр сафына керә. Бу хакта Төбәкләр үсеше буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде. Утырышта милли һәм федераль проектлар үтәлеше, киләчәккә төп планнар тикшерелгән.
Марат Хөснуллин белдерүенчә, киләсе елдан "Яшәү өчен инфраструктура" яңа милли проекты буенча актив эш башланачак.
Бүген республикада "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектына кергән "Стимул" федераль программасында катнашу чикләрендә 7 объект төзелеше бара. Быел "Стимул" кысаларында 1,2 млн. кв. м. торак файдалануга тапшыру каралган. 2019 елдан алып программа чикләрендә Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Октябрьскийда, Салаватта һәм Уфа районында барлыгы 3,14 млн. кв. м. торак һәм 26 инженер, социаль һәм юл инфраструктурасы төзелгән.
Марат Хөснуллин инфраструктур бюджет кредитларын (ИБК) җәлеп итеп объектларны файдалануга тапшыруны тизләтергә һәм булган сораулар буенча Территорияләрнең үсеш фонды белән активрак хезмәттәшлек итәргә кушты.
БР төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Артем Ковшов билгеләвенчә, ИБК кысаларында Башкортстанда 2 эре проект тормышка ашырыла. Алар: "Көньяк капкалары" комплекслы торак төзелеше һәм "Нефтекама шәһәр округы территориясенең комплекслы үсеше". Беренче проект буенча Уфаның Кузнецов Затонында республикадагы иң зур мәктәп төзелә. Нефтекамада биологик тазарту корылмалары реконструкциясе бара һәм яңа канализация насос станциясе төзелә. Объектларның өчесе дә 2025 елда файдалануга тапшырылырга тиеш.
Искә төшерик: "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты РФ президенты Владимир Путин фәрманы буенча тормышка ашырыла.
БР Хөкүмәте сайтыннан.