2018 - 2024 елларда Республика авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән 1,833 млрд сум бүленгән. Алдагы 2025 елда бу максатлар өчен тагын да 139,6 млн сум бүлү каралган.
Шулай дип белдерде Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Фазрахманов БР авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының V съездында катнашучылар каршында чыгыш ясаганда.
Республикада 445 кулланучылар кооперативы эшли. Быел аларның акча кереме 7,9 процентка артып, 3,3 млрд. сумга җитәчәк дип күзаллана. Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге директоры Ирек Сакаев белдерүенчә, мондый кооперативларның күп өлеше, ягъни 259-ы авыл хуҗалыгы продукцияләре: ит, сөт, ашлык һәм яшелчә чималы эшкәртү белән шөгыльләнә. 168-ы әзер продукцияләрен сәүдә үзәкләренә озата. Быел ел башыннан алып республикада тагын яңа 24 кооператив төзелгән.
Кооперацияне үстерү, алга җибәрү "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проектының өстенлекле максатларының берсеннән санала.
Төбәк авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының съезды 28-30 ноябрьдә Уфаның "ЭКСПО" күргәзмә комплексы мәйданында "Безнең бренд" фестивале чикләрендә эшли.