Башкортстанның Урман хуҗалыкларында агач күркәсе җыю буенча актив эш барган вакыт.
Бу – кул хезмәте белән башкарыла торган эш, чөнки агачка зыян китермичә генә күркәләрне җыярга сәләтле машиналар әлегә юк. Моннан тыш, урманчылар барлык күркәләрне дә рәттән җыймый, ә быелгы елда өлгергәннәрен һәм корткычлар яки авырулардан зарарланмаганнарын гына җыялар. Бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында оештырылган.
– Кагыйдә буларак, орлыклар өчен күркәләрне җыюга салкыннар башланганнан соң керешелә. Бу – сыйфатлы орлыклар җитештерүнең төп шартларының берсе, – ди Илеш урман хуҗалыгы директоры Фидрат Якупов. – Без 4700 килограмм карагай күркәсе җыйдык инде. Соңрак аларны эшкәртүгә тотынабыз.
Күркәләрне эшкәртү циклы берничә этаптан тора: орлыкларны сортларга аеру, орлыкларны алу, катнашмалардан чистарту, аларны тиешле дымлылыкка кадәр киптерү. Шуннан соң гына әзер орлыкларны питомникларга утырталар. Анда үсентеләр шытып чыга, ике елдан соң аларны урманнарга күчереп утырталар.