Уфада бизнес проблемалары турында халыкара дәрәҗәдә фикер алышачаклар.
3 декабрьдә Уфаның Көрәш сараенда Бизнес атналыгы кысаларында Эшкуарлык көне узачак. Бу мәйданчыкта Кытай, Казахстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әрмәнстан, шулай ук Русия төбәкләреннән бизнес, дәүләт органнары вәкилләре һәм экспертлар тәҗрибә һәм белем алмашачак.
Программага сорау күп булган темалар буенча берничә чара кертелгән. Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы “Медицина һәм сәламәтләндерү туризмы: яңа мөмкинлекләр һәм трендлар” дискуссиясен планлаштыра.
– Эшкуарлык көне бизнес алып бару шартларын яхшырту, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтү һәм бөтен дөньяда эшкуарлар очраша торган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим платформа булачак, – ди министр вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.