Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 ноябрь , 10:28

Экодиктант яздылар

Диктантта теләгән һәркем катнаша ала.

https://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда яшәүче 100дән артык кеше республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының ситуация үзәгендә экодиктант язды.

Уфада VI Бөтенрусия экология диктантының офлайн-мәйданчыгын ачуга Уфа һәм республиканың экология-биология үзәкләре җитәкчеләре, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Экорост” республика яшьләр экология гәзите вәкилләре килде.

Чарада катнашучылар мөһим экологик проблемалар, биологик төрлелекне саклау, калдыкларны эшкәртү, тотрыклы үсеш буенча кызыклы һәм фәһемле 25 сорауга җавап бирделәр.

Экодиктант Русиядә иң эре экологик мәгариф проектларының берсе булып тора һәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә.

Табигатьне саклау эшендә илнең иң зур мәгърифәтчелек проекты 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Нәтиҗәләрне тикшергәннән соң, экодиктант язган кешеләр сертификат яисә җиңүче дипломы алачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: