Милли проектлар
27 ноябрь 2024, 07:13

Әниләр, хаклы ялга рәхим итегез!

Аларга алтмышны тутыру кирәкми.  

Әниләр, хаклы ялга рәхим итегез!Әниләр, хаклы ялга рәхим итегез!
Әниләр, хаклы ялга рәхим итегез!

Аларга алтмышны тутыру кирәкми.

 

Башкортстанда 2835 күп балалы анага, шуларның 356сы – биш һәм аннан да күбрәк, 423 — дүрт бала, ә 2036 — өч бала тәрбияли, 2024 елда Русия Социаль фондының БР буенча бүлеге вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләде. Закон буенча, күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Әйтик, биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләр лаеклы ялга 50 яшьтә чыга, әгәр хатын-кызның дүрт баласы булса, аңа пенсия 56 яшьтә билгеләнергә мөмкин, ә өч балалы әниләр пенсиягә гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән өч елга иртәрәк – 57 яшьтә чыга ала. Балаларын уллыкка алган күп балалы аналар да вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукына ия.

РФ Социаль фондының БР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр булып:

 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булу;

кирәкле күләмдә пенсия коэффициентлары булу (2024 елда-28,2);

 8 яшькә кадәрге баланы тәрбияләү;

балаларга карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау тора.

 Пенсияне вакытыннан алда билгеләүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, МФЦ офисларында яки Башкортстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин.

Күп балалы гаиләләр “Демография” гомумдәүләт проекты буенча аерым исәптә тора. Аның программалары буенча, бала тәрбияләгән һәр гаиләгә, һәр әнигә дәүләт ярдәме барып җитәргә тиеш.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас