Чәчәкле төбәккә – генерал исеме!
Уфада «Башкортстан чәчәкләре» торак комплексында урнашкан бер урам билгеле генерал хөрмәтенә “Мәхмүт Гәрәев урамы” дип аталды.
Карарны шәһәр Советы депутатлары бүген, 27 ноябрьдә, чираттагы утырышта бертавыштан хуплады. 500 метр озынлыктагы яңа урам академик Курчатов урамы киселешендә урнашкан.
Мәхмүт Гәрәев (23.07.1923-25.12. 2019) – Совет һәм Русия хәрби җитәкчесе, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор. Ул алты локаль сугышта һәм кораллы конфликтларда, шул исәптән Мисырда һәм Әфганстанда катнашкан каһарман.
Гомеренең ахырына кадәр актив эшләде, төрле халыкара һәм бөтенрусия конференцияләрендә катнашты. Казанда, 2017 елда узган форумда, бер кәгазьгә дә карамыйча, Мәхмүт ага Гәрәевның 16 минут саф туган – татар телендәге чыгышын тыңлау бәхете тигән иде миңа да.
Генерал исемен бирү инициативасы белән РФ Хәрби фәннәр академиясенең төбәк бүлеге чыгыш ясаган.
Тагын бер яңа урам Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. Ул Сун-Ят-сен һәм Степан Злобин урамнары арасында урнашкан. Озынлыгы – 800 метр.
Бәшир Рәмиев (01.05.1918 – 16.05.1994) – Баймак шәһәрендә туган. Совет галиме-уйлап табучы, беренче совет ЭВМ (Стрела, Урал-1) уйлап табучы, техник фәннәр докторы, Сталин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Күренекле шәхесләрнең исемнәре яшәсен. “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелүче яңа урамнарда тагын яңа исемнәрне мәңгеләштерергә язсын.
Фото: рцпв.рф