Уфаның җылыту җиһазлары җитештерү буенча «Газстройинвест» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашу барышында товарлар сатып алу процессын камилләштерде. Адреслы ярдәм кысаларында төбәк компетенцияләр үзәге (ТКҮ) хезмәткәрләре производство анализы ясадылар.
Айрат Фәхретдинов, БР икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары:
ТКҮ экспертлары аңлатуынча, проект командасы товарлар сатып алу процессын оптимальләштерү өстендә эшләгән.
Компаниянең җитештерүчәнлеген арттырырга комачаулаган төп проблемалы участоклар билгеләнде һәм аларны бетерү буенча чаралар тәкъдим ителде. Эшнең нәтиҗәсе товарларның әйләнешен арттыру, товарларны сатып алу процессларын көйләү һәм автоматлаштыру булды.
Эльнар Сираҗетдинов, ТКҮ проектлары җитәкчесе:
“Газстройинвест" та сакчыл җитештерү инструментларын кертүдән өметләр 100% ка тормышка ашырылды, дип саныйлар. Без проблемалы “сатып алулар” участогын модернизацияләдек һәм реаль нәтиҗә алдык - безнең запаслар 30% ка кимеде, складларда товарлар әйләнеше 60 көнгә җитте. Шуңа күрә без алынган тәҗрибәне барлык башка бүлекчәләргә трансляцияләргә телибез.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5% ка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.
Бизнеска ярдәм йөзеннән чаралар комплексы эшләнде. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.