Санкт-Петербургта «Петерфуд-2024» Халыкара азык-төлек күргәзмәсе узды. Экспозициядә егерме ил, Русиянең 16 төбәге, шул исәптән Башкортостан вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында предприятиеләргә теркәү взносларына, стендлар рәсмиләштерүгә һәм мәйданнар арендасына чыгымнарны компенсацияләделәр.
Башкортстанның коллектив стендында алты предприятие үз продукциясен тәкъдим итте. Болар- шәхси эшкуар Григорьев М.В. шоколады, «Красноусольская Премиум» суы, «Бүздәк» маркалы җиләк-җимеш консервациясе, май һәм сырлы майлар, "Башкортстан умарталары" компаниясеннән бал һәм умартачылык продукциясе, Гордеев М.В. фитопродукциясе.